Бүген 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.
Бүген 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.
4 октябрьгә республикада 1 млн. 771 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 73%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы буенча ачык тыңлаулар үткәрүе турында хәбәр итә.
Россия Финанс министрлыгы 2019 елда өстәлгән керемгә салым буенча пилот проектны гамәлгә ашырудан бюджетның төшеп калучы керемнәре күләмен 100 млрд сумнан артык дип бәяләгән. Экспериментның чыгаруга йогынтысы кебек калган барлык параметрлар 2020 елның мартында чагыштырылачак, шуның белән ведомстволар пилотның беренче нәтиҗәләрен чыгарачак. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов әйтте.
Дәүләт Думасы 23 октябрьдә утырышта федераль бюджет проектын беренче укылышта караячак, дип хәбәр итте чәршәмбе көнне түбәнге палата спикеры Вячеслав Володин Дума Советының өстәмә утырышы нәтиҗәләре буенча.
1 октябрьдә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы гомерләренең күп елларын Министрлыкта эшләүгә багышлаган ветераннарның очрашуын оештырды.
2019 елның 2 октябрендә "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
2019 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 40 кушымтадан тора.