Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау 26,5%ка башкарылган. Барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте бюджет кагыйдәсен көчсезләндермәс өчен Илкүләм иминлек фонды чараларын сарыф итүгә зур саклык белән якын киләчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов ПХИФ-2019 да чыгышында җиткерде.
Илкүләм проектлар Россия икътисады үсешенә стимул бирергә тиеш, әлегә алар үсеш ала гына башлады. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов “Россия икътисады үсеш стимулларын эзли” Петербург халыкара икътисадый форумның сессиясендә хәбәр итте.
Бүген депутатлар «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Закона үзгәрешләр керттеләр.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады. Аны финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
1 майга республикада 1 млн. 144 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – планның 47,2%ы (үткән елның шушы чорына карата 104,4%). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычлары турында фикер алыштылар.
Дәүләт Думасы 18 июнь көнне узачак утырышта РФ Хөкүмәте керткән 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджет турында законга төзәтмәләр проектын беренче укылышта караячак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин палатаның пленар утырышында хәбәр итте.
Илкүләм проектлар буенча бюджетның үтәлеше тизләнеше, аларны гамәлгә куйганда төбәкләрнең активлыгын арттыруга юнәлтелгән. Бу хакта беренче вице-премьер – РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте 2019 ел йомгаклары буенча Россиянең тулаем эчке продуктының 1,3%ка үсеше буенча фаразын саклап кала. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Хисап палатасының РФ тулаем эчке продуктының 1%тан да ким үсеше буенча фаразларына аңлатма биреп.