ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте 2019 ел йомгаклары буенча Россиянең тулаем эчке продуктының 1,3%ка үсеше буенча фаразын саклап кала. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Хисап палатасының РФ тулаем эчке продуктының 1%тан да ким үсеше буенча фаразларына аңлатма биреп.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 28-29 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-апрелендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 май аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Хөкүмәт 2020-2021 еларга нефть компанияләренә демпферның параметрлары буенча мәсьәләне хәл итүгә төп якын килү юлларын билгеләде. Бу хакта беренче вице-премьер Антон Силуанов хәбәр итте.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Анда депутатлар 2018 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше буенча закон проектын карадылар. Утырышның эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


25
май, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елгда күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт программасы буенча эшләр 1 млрд. сумнан артыкка үтәлгән, ягъни планның 18,5%ы. Барлыгы программада гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт катнаша.


24
май, 2019 ел
җомга

Россия Илкүләм иминлек фондының чараларын, фондның ликвид өлеше тулаем эчке продуктның 7% дәрәҗәсенә кадәр җиткәч инвестицияли башлаячак. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын РФ барлык төбәкләренә 2020 елдан җәелдерергә мөмкиннәр. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Бизнес-навигатор МСП" порталы сервисларын – үз бизнесын ачарга яисә киңәйтергә теләгән эшкуарларга ярдәм итү өчен бушлай мәгълүмати ресурсны презентацияләү барышында җиткерде.

Үзмәшгуль гражданнар кече һәм урта бизнес вәкилләре кулланган льготалардан файдалана алачак. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Бизнес-навигатор МСП" порталы сервисларын – үз бинесын ачарга яисә киңәйтергә теләгән эшкуарларга ярдәм итү өчен бушлай мәгълүмати ресурсны презентацияләү барышында җиткерде.

Халыкара валюта фонды 2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше тизлегенең 1,4% дәрәҗәсендә саклануын фаразлый. Бу хакта Халыкара валюта фонды хезмәткәрләренең 2019 елдагы РФдә миссияләре ахыргы тәмамлануы материалларында әйтелә.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Нефть һәм газга бәйлелекне киметү буенча РФ Хөкүмәте тырышлыгы нәтиҗә бирә – Россия бюджеты тотрыклылыгы үсә. Бу хакта Министрлар Кабинетының утырышын ачып, Премьер-министр Дмитрий Медведев хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International