ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Илкүләм иминлек фондының чараларын инвестицияләргә мөмкин булганнан югары  бусаганы яңадан карау турында Россия Банкының тәкъдиме белән килешми. Хәзерге вакытта бу бусага тулаем эчке продуктның 7% тәшкил итә. Бу хакта ул Дәүләт Думасында җиткерде.

Дәүләт Думасы 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын беренче укылышта кабул итте. Төзәтмәләр нигезендә, 2019 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,7% яисә 1 трлн 881 млрд сум тәшкил итәчәк.

РФ Финанс министрлыгы бюджетка төзәтмәләрдә өстәмә кыйммәткә салымннан (НДС) керемнәрнең 129 млрд сумга артуын фаразлый. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Дәүләт Думасында 2019 елның бюджетына төзәтмәләрнең беренче укылышында чыгышында хәбәр итте.

Россия тулаем эчке продукты 2019 елның беренче кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5%ка арткан. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенең мәгълүматлары күрсәтә. Шулай итеп, статистика хезмәте майда бастырган күрсәткечнең динамикасының алдан ясалган бәяләвен раслады.


14
июнь, 2019 ел
җомга

13 июньгә республикада 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Үзәк Банкның төп ставкасының төшүен уңай бәяли һәм быелга ул соңгы тапкыр түгелдер дип өмет итә.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Россия Көне уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое М.Ш. Шәймиев катнашты.

Россия бурычка алуларның тышкы базарында бюджетның дефицитына яисә профицитына карамый булачак. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Сергей Сторчак хәбәр итте.

РФ федераль бюджеты профициты 2019 елның гыйнвар-маенда тулаем эчке продуктның 2,7% яисә 1,149 трлн сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының сайтындагы материалларда әйтелә.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Үзмәшгульләр өчен һөнәри керемгә салым ставкасы үзгәрмәячәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Петербург халыкара икътисадый форумы эше барышында НТВ телеканалы эфирында җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International