ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россия 2018 елны мөгаен профицитлы бюджет белән төгәлләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Көнчыгыш Азия саммиты йомгаклары буенча матбугат конференциясендә белдерде.

РФ Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина нефть бәяләренең үзгәреп торуын һәм базарларга капиталлар агымы үзгәрешен Россия икътисады өчен волатильлек чыганаклары дип атады. Бу турыда ул VIII Казахстан финансчылары конгрессында хәбәр итте.

Бюджет кагыйдәге кысаларында Финанс министрлыгы өчен валюта сатып алуны туктатып тору тышкы шоклар очрагында финанс тотрыклылыкны саклауда тагын бер коралга әйләнде. Бу хакта VIII Казахстан финансчылары конгрессында чыгышы вакытында Россия Банкы рәисе  Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төп 12 милли проект һәм федераль программаны тормышка ашыру өчен проект офисы булдырылды. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.

Дәүләт Думасы икенче укылышта 2019-2021 елларга федераль бюджет проектын кабул итте. Өченче укылыш 21 ноябрьгә планлаштырыла.

Нефтькә бәяләрнең үзгәреп торуы һәм Россия компанияләренең һәм банкларының тышкы әҗәт буенча түләүләре борчу өсти, ләкин РФ икътисады һәм финанс базары 2014 ел белән чагыштырганда тотрыклырак дип саный РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы 2018 елда федераль бюджетның төп параметрлары үзгәреше һәм тулаем эчке продукт үсешенең 0,5%нан 2,1% кадәр аның профицитын арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

S&P Global Ratings (S&P) Халыкара рейтинг агентлыгы 2018-2021 елларда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 1,7-1,8% булыр дип исәпли. Бу хакта агентлыкның “Россиянең капиталь кертемнәр программасы компанияләрнең икътисадый үсешенә һәм бурыч түләүгә сәләтлелегенә нинди йогынты ясый ала” хисабыннан билгеле булды.

Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты 2019-2021 елларга федераль бюджет проектына төзәтмәләрне тикшерүне тәмамлаган һәм парламентның түбәнге палатасына аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Документ Думага каралуга 14 ноябрь көнне чыгарылачак.


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 9 ноябренә 1 млн. 973,8 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 82,1%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International