ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөкүмәт тарафыннан планлаштырылган икътисадый чаралар уңышлы гамәлгә куелган очракта Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 2021 елда 3% ирешергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасында Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.

Moody's халыкара рейтинг агентлыгы дөнья икътисады үсеш темпларының 2017-2018 еллардагы 3,3% карата 2019 һәм 2020 елларда 2,9% кадәр акрынаюын көтә. Бу хакта агентлык күзәтүендә хәбәр ителә.


6
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты парламентның түбәнге палатасына бюджет законында үгәрешләр һәм 2019 елда федераль бюджет үтәлеше үзенчәлекләре турында закон проектын беренче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Документка башлангычны РФ Хөкүмәте бирде, тиешле төзәтмәләр Бюджет кодексына кертелә. Дәүләт Думасы закон проектын 8 ноябрь көнне карар дип исәпләнә.


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында  2018 елның 1 ноябренә 440 объектта эшләр төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 230 күп фатирлы торак йорт кабул ителгән.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә бүген ТР Инвестицияләр советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризаларны карау буенча комиссия “Барс аяк киемнәре компаниясе”нең махсус аяк киемнәре җитештерү заводын төзүгә гаризасын хуплады.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-сентябрендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның октябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү чаралары буенча киңәшмә уздырды.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елның 26 октябренә 1 млн 852,1 мең кв.м.  торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган торакның 77,1%ын тәшкил итә. Бу турыда республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ  министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Казанда «Татнефть-Арена» мәйданчыгында «Перезагрузка 2.0» форумы ачылды.  


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында 2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International