Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Татарстанда 2 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 процентыннан артыграк һәм үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2018 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы киләсе елның башында, 2018 елның беренче йомгаклары билгеле булгач, уртача сроклы фаразны яңадан карарга мөмкин. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.
Дәүләт Думасы киләсе өч елга федераль бюджет турында законны кабул итте. Ул профицитның 2019 елда тулаем эчке продуктның 1,8%ннан 2021 елда тулаем эчке продуктның 0,8% кадәр кими баруын күздә тота.
2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармаклары вәкилләре, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары И.В. Козачек катнашында киңәшмә үтте.
Дәүләт Думасы 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план чорына РФ бюджетына төзәтмәләре икенче укылышта кабул итте.
РФ Үзәк Банкы 2018 ел йомгаклары буенча Россиядә инфляцияне 3,9-4,2% диапазонында көтә, 4% дәрәҗәсенә юнәлеш тота. Бу хакта Үзәк Банкның Тикшеренүләр һәм фаразлау департаменты директоры Александр Морозов хәбәр итте.
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43нче утырышында «2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Ул имзалау өчен ТР Президентына юлланачак.
Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елга тулаем эчке продукт үсеше буенча рәсми фаразның кардиналь үзгәрешен исәпләми. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министры, Стратегик эшләнмәләр үзәге рәисе Максим Орешкин “Россия-1” телеканалы эфирында хәбәр итте.