Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта 2018 елның тугыз аенда бюджетны башкару каралды һәм ноябрь аена бюджет расланды.
Дәүләт Думасы Хөкүмәт тарафыннан кертелгән 2019-2021 елларга федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.
Moody's халыкара рейтинг агентлыгы Россиянең тулаем эчке продукты үсешен елга 1,7% дәрәҗәсендә фаразлый. Мондый динамика киләсе 12-18 айда сакланачак. Бу хакта агентлык РФ банк секторына әзерләгән күзәтүдә хәбәр ителә.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына бюджет проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Дәүләт Думасы бюджет проектын 24 октябрь көнне тикшерәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы 2018 елга бюджет профициты буенча фаразын дүрт тапкырдан артыкка арттырды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 26 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннан соң документны икенче укылышта тикшерәчәкләр.
2018 елның 1 октябренә РФ федераль бюджеты профициты 2,574 трлн сум тәшкил иткән. Бу хакта РФ Казначылыгының федераль бюджет үтәлеше турында оператив хисабыннан билгеле булды.
2018 елның 15-16 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукция һәм сыра җитештерүче иң эре – "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте, Казан шәһәрендәге "Пивоварня-Москва-Эфес" филиалы Акционерлар җәмгыяте компанияләре белән киңәшмәләр узды.