ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2018 ел
шимбә

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 693 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн. 869 мең сумлык 226 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


6
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

 “Цифрлы икътисад” программасы приоритетлары арасында – инновацияле идеяләргә стимул бирү һәм икътисадый ирекләрне, россиялеләрнең милеген һәм шәхси тормышын ышанычлы якларга мөмкинлек биргән сыгылмалы хокукый җайга салуны булдыру. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы нефть тармагында алты ел дәвамында зур салым маневрын тәмамлаган Салым кодексына һәм “Таможня тарифы турында” законга төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Россия Президенты Владимир Путин икътисад үсешенә ярдәмнең адреслылыгын арттыру һәм өмтәмә стимул бирү әһәмияте турында җиткерде.

Агымдагы елның биш ае йомгаклары буенча Россиядәге макроикътисад хәл тотрыклы. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Президент Владимир Путин тулаем эчке продуктның 0,5% зурлыгында профицитын күздә тоткан федераль бюджетка төзәтмәләргә кул куйды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

РФдә инфляция 2018 елда 3,1% тәшкил итәчәк, 2019 елда 4,3% ка кадәр кызуланачак, ә 2020 елда 3,8% кадәр кимиячәк дип фаразлый Икътисадый үсеш министрлыгы.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Илкүләм иминлек фонды 2018 елның июнендә рубль чагылышында майга карата 23,2%ка үскән. 1 июльгә Илкүләм иминлек фонды күләме  4 трлн 839,26 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Финанс министрлыгы материалларында хәбәр ителә.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Салым маневрын тәмамлау кысаларында нефтькә экспорт пошлинасын елга 5%ка киметергә һәм файдалы казылмалар чыгаруга салымны шул ук зурлыкка арттырырга кирәк. Шушы фикерен финанс министры урынбасары Илья Трунин Дәүләт Думасында чыгышы вакытында җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International