ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 апрель аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты – компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть»ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының сигезенче киңәйтелгән утырышы узды. Эшкуарлык даирәләре вәкилләре белән очрашу "Пирамида" КСКК мәйданында үтте.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахоның Финляндиянең инновацион моделе турындагы лекциясе узды. 


21
апрель, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елгы күп фатирлы йортка капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. 


20
апрель, 2018 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы 2018 елга бюджетка үзгәрешләр әзерли. Алар нигезендә чыгымнарны ул зур булмаган күләмгә арттырырга һәм шул ук вакытта, әгәр нефтькә бәя шул ук дәрәҗәдә калса, елны тулаем эчке продуктның 0,5 проценты профицит белән тәмамларга планлаштыра. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия венчур форумының пленар утырышы узды. 


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.  

Бюджет ярдәме чаралары белән бергә икътисадта глобаль өзеклеккә ирешү буенча Президент тарафыннан куелган бурычларны чишәр өчен РФ Финанс министрлыгы яңа җитештерүләр булдыруга салым стимулларын тәкъдим итәргә уйлый. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегиясендә чыгышы вакытында җиткерде.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 1 апреленә федераль бюджет профициты 368,66 миллиард сум тәшкил итте. Бу хакта РФ Федераль казначылык сайтында федераль бюджет үтәлеше турында хисапта хәбәр ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International