2017 елның 9 июнь көнендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында Татарстанда яшәүче иминләштерелгән эшләүче гражданнарның санын чагыштыру буенча киңәшмә уздырды. Чараның максаты – 2018 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондына түләнергә тиешле эшләмәүче халыкның мәҗбүри медицина иминиятенә иминият кертемнәрен исәпләү.
РФ Финанслар министрлыгы башлыгы эшләүче гражданнарның пенсияләрен индексацияләүдән баш тарту кризиска каршы план чарасы булуын искә төшерде.
Дәүләт Думасы Россиянең 2017 елгы федераль бюджетына үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте.
Рөстәм Миңнеханов республика икътисады өчен әлеге проектларның уңай тәэсирен билгеләде.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты палатага 2017 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
«Fitch Ratings» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасы кредит рейтингын «BBB-» дәрәҗәсендә раслады, прогнозы «Тотрыклы».
Үзәк Банк башлыгы искәртүенчә, Россия эшмәкәрлеге түбән инфляциянең уңай тәэсирен инде сизгән.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2025 елга кадәр дәүләтнең региональ үсешенең дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә кую планына кул куйды.