2017 елгы федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы кабул ителгән законның төп үзәнчәлеге, аның тулаем эчке продуктның 2-3%ка үсешкә юнәлтелгәнлегендә. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.
Закон проектында каралган чик чыгымнарны билгели торган ысул алынмаларның база дәрәҗәсен бурычка хезмәт күрсәтү буенча чыгымнар күләме белән чикли.
Россия Федерациясенең Резерв фонды киләсе елда 623 млрд сумга артырга мөмкин. Россия финанс министры Антон Силуанов бу хакта БРИКС дәүләтләренең финанс министрлары очрашу кулуарларында хәбәр итте.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 899 ында эшләр башланган.
Бүген, 16 июнь көнне, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Шул ук вакытта регулятор икътисадый үсеш ихтимал дәрәҗәгә якынлаша дип искәртә.
РФ Икътисады рецессияне ерып чыкты, үсеш этабы башлана, дип белдерде Владимир Путин туры элемтә вакытында.
Икътисадый үсеш темпы һәрбер квартал саен үсәчәк, дип саный идарә тармагы башлыгы Максим Орешкин.
Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты каралды. Республиканың керемнәр буенча бюджет үтәлеше үткән ел 220, 24 млрд. сум (яисә план билгеләнешеннән 102,7%), чыгымнар буенча - 222,23 млрд. сум тәшкил иткән. Утырышны парламент комитеты рәисе Леонид Якунин уздырды.
Күп еллар дәвамында «Газпром» компаниясе газ китереп торуда, машина төзелешендә, нефть химиясендә, фәнни-мәгариф һәм социаль өлкәдәге проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының стратегик партнеры булып тора.