ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Директорлар советы эше барышында «Татнефть» компаниясенең гыйнвар аендагы бюджет үтәлешенә йомгак ясалды һәм 2016 елның мартына бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар «ТАНЕКО» комплексын төзүнең барышы һәм киләчәктә үсеш стратегиясе турында фикер алышты. Хәзерге вакытта комплексның түбәндәге технологик җайланмаларын урнаштыру тәмамланып килә – акрынлап коксалау, нафта сплиттеры һәм нафтаны гоидрочистарту. Түбәндәге проектлар гамәлгә ашыруның актив фазасында: нафтаны изомерлау, ЭЛОУ-АВТ-6, ароматика алу комплексының беренче этабы, ароматиканы экстракцияләү, авыр газойльны гидрочистарту, коксалау, ДТ гидрочистарту, керосинны гидрочистарту һәм авыр нефть калдыкларын гидроконверсияләү.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла. 

2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча Чаллы шәһәр Советы утырышы башланганчы, Рөстәм Миңнеханов шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсен карады.

Күргәзмәгә үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен эшкуарлар, төзүчеләр, яшьләр, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм башка өлкәләр куйган иде.   

Рөстәм Миңнехановка «Майтек-Изолюкс» компаниясенең түбәләр конструкциясен, sip-панельләрдән торган конструкцияне, Posi-Joist түбәләр конструкциясен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу җитештерүне куллану буенча күрсәтмәләр бирде.   


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә тантаналы митинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, сугышчан хәрәкәттә катнашкан ветераннар, укучылар, “ТР студентлар лигасы”, “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Ел ахырына кадәр нефть бәясе үзгәрешсез калса, 2016 елга федераль бюджет дефициты Тулай төбәк продуктының 4% тәшкил итергә мөмкин, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең Финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.

"Әгәр дә нефть бүгенгедәй дәрәҗәдә калса, монда инде 4% артык дефицит (РФ бюджеты) турында сөйләшергә мөмкин булачак", - диде Орешкин Красноярскидагы икътисади форум кулуарларында.

Brent маркалы нефтькә, базарның төп индикаторына, бәя соңгы көннәрдә баррель өчен 32,5-34,5 доллар күләмендә тотрыклыланырга тырыша.


21
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Россия Федерациясе икътисады үсеше темп буенча уңай үзгәрешләргә нефтькә бәя стабильләшкән очракта 2016 елның икенче кварталында ирешергә мөмкин. Әмма ел нәтиҗәләре буенча узган елда күтәренке база булу сәбәпле барыбер кимү булачак, дип белдерде РИА Новости хәбәрчесенә Россия Федерациясе Финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.

"Күбесе буенча узган елның икенче кварталында стабильләшү булган иде, әгәр дә бәяләр (нефтькә бяә - ред.) 20 долларга кимемәгән булса һәм моңа кадәр булганга караганда күпкә йомшаграк мини-кабатлау җибәрелмәсә", - диде Орешкин. 


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Ел башыннан Татарстанда 389, 9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 122,6 % тәшкил итә. 90 мең кв. м. соңгы ике атнада тапшырылган. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Министр сүзләренчә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 119 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 1 млн. 766 мең сумга 34 карар чыгарылган. 

Сумның агымдагы торышы бүгенге көндә нефтькә бәяләр белән хәлне чагылдыра, нефтьнең баррель өчен 30 долар тирәсендә тотрыклы булуы сумның берникадәр стабильләшүенә китерде, дип белдерде журналистларга Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Максим Орешкин. 

"Безнең Үзәк Банк сәясәтенең төп элементы - валюта курсының үзгәрүчән булуы. Түләү балансының теге яки бу якка үзгәрүе шунда ук яңа тигезләнү таба, дигән сүз бу. Үз чиратында бу вакытның конкрет аралыгында тышкы шартларны үзәрмәсә, курс динамикасы күпкә үзгәрмиячәк икәнен аңлата", - диде ул Красноярскта узган икътисади форум кулуарларында.


19
февраль, 2016 ел
җомга

Бәяләр барлыкка килү мәсьәләләре икътисадның теләсә кайсы тармагында бик мөһим, әмма бу үзара исәп-хисаплардагы гаделлек мәсьәләләре генә түгел, мөмкин булган инвестицияләрне билгеләү дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелештә икътисадый нәтиҗәле проектларны эшләү һәм куллану, бәяләр барлыкка килү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә бүген Казанда (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында) узды, аны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень алып барды.

Михаил Мень тармак өчен актуаль мәсьәләләрне һәм фикер алышу темаларын билгеләде. 

2016 елның 18-19 февралендә Томск шәһәрендә Россия Федерациясе төбәкләрнедә бюджетара мәнәсәбәтләрне камилләшетрү һәм бюджет проценссын оештыру буенча  Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының даими гамәлдә булучы эш төркеме утырышы узды.

Әлеге утырыш кысаларында Россиянең Финанслар министрлыгы, Казначылыгы вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләренең финанс органнары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Россия Федерациясенең Финанслар министрлы урынбасары, эшлекле төркемнең җитәкчесе Леонид Горнин, утырышны ачып, 2015 елда төбәк бюджетларының үтәлешенә нәтиҗәләр ясады.


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең барлык социаль бурычлары 2016 елда финанс ресурслар белән тәэмин ителгән, шул ук вакытта 2016 ел бюджетының кытлыгы нефть бәясенең баррель өчен 40 доллар булганда ТТП 3% күләмендә калдыру буенча максат үз көчендә кала, дип белдерде Россия Федерацисенең финанслар министры Антон Силуанов. "Беренче чиратта без акчаны инде кабел ителгән карарларны ашыруга юнәлтәчәкбез, өстәвенә җәмгыять каршында булган һәм без үти алган йөкләмәләрне дә без үтәргә тиешбез. Барлык социаль бурычлар да финанс ресурслары белән тәэмин ителергә тиеш һәм ителәчәк тә - бу безнең төп бурычыбыз. Болар арасына пенсия дә, социаль пособияләр дә керә, алар без башка уйлаганнан бюджетта бераз күбрәккә индексацияләнде", - дип белдерде Силуанов матбугат хезмәткәрләре өчен уздырылган брифингта. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International