ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 24 маеннан 633 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча региональ программа кысаларында су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү объектларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү, төзү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Федерация Советы пленар утырышта дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен мондый хосусыйлаштыру процессында катнашуны җиңеләйтү өчен эшләнгән законны хуплады.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2023 елда Татарстан Республикасының Баулы һәм Кукмара муниципаль районнары кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар арасында уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча бөтенроссия конкурсында җиңүче дип игълан ителде.

Кече һәм урта предприятиеләр 2024 елның икенче кварталында "зонтик" поручительлекләр хисабына ким дигәндә 120 млрд сум ала алачак. Бу хакта Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында цифрлы белем бирү мохитен кертү һәм укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү өчен мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яңарту буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 7 муниципаль хезмәткәре Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында «Җирле бюджетның керем потенциалын фаразлау һәм аның чыгым вәкаләтләре белән бәйләнеше» һәм «Җирле бюджет проектын формалаштыру» юнәлешләре буенча стажировка үтте. Муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең стажировкасы 2 көн дәвам итте – 2024 елның 27-28 марты көннәрендә.

2024 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 61 млрд сумнан артык булды һәм еллык планның 12,4% тәшкил итте. Бүген әлеге мәгълүматны ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә җиткерде.

2024 елның 1 мартына Татарстанның берләштерелгән бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәр 69,2 млрд сум тәшкил итте. Шулардан республика бюджетына – 58,6 млрд.сум, җирле бюджетларга – 10,6 млрд. сум. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген 2024 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров тарафыннан расланган Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең 2024 елга һөнәри үсеш календарь планы нигезендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Бюджет системасы һәм бюджет процессы” квалификация күтәрү программасы башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International