Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таиланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Итти Дитбанчонг белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һәм башкалар катнашты.
Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Таиланд арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсүен искәрде. 2012 елның июнендә Казан АТЭС саммиты чаралары кысаларында Корольлекнең сәүдә министрын һәм авыл хуҗалыгы һәм кооперация министрын кабул итте. 2013 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Россия делегациясе составында Бангкокта Россия-Таиланд икътисадый хезмәттәшлеге буенча хөүмәтара комиссия утырышында катнашты. Шундый ук утырыш Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында март аенда Мәскәүдә узды.
Бүген (2013 елның 25-26 августы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоград өлкәсенә килде.
Волгоград шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов, Волгоградской өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Ике көнлек визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе җитәкчелеге белән очрашулары, кайбер җитештерү мәйданчыклары белән, шул исәптән “Волжский трубный завод” ААҖ, “Газпром химволокно” ЯАҖ, “Волжская ГЭС” ААҖ белән танышу, Идел ГЭСы территориясендәге балык үрчетү комплексының осетр заводын, башка объектларны карап чыгу планлаштырыла.
Россия Федерациясенең һәр субъектының теге яисә бу өлкәдә билгеле бер уңышлары һәм эшләнмәләре бар һәм Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы исеменнән ясалган тантаналы мәҗлестә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Волгоградка ике көнлек (2013 елның 25-26 августы)эш визиты белән барды.
Сәламләү сүзендә республика башлыгы билгеләп үткәнчә, ул Волгоградта өченче мәртәбә – ул монда беренче мәртәбә күп еллар элек студент чагында практикада булган, аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры сыйфатында килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Очрашуда катнашучылар Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының транспорт белән тәэмин ителеше нәтиҗәләрен билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Транспорт министрылгы һәм шәхсән Максим Соколовка Уеннарны әзерләү һәм уздыруда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Яклар шулай ук Татарстан Республикасы транспорт комплексы үсешенең берничә перспектив проектлары турында фикер алыштылар.
Гомумән Татарстан мәгариф системасы үсешендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде.
Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды.
Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киңәшмә эшендә республика хакимият органнары вәкилләре, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр вәкилләре, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Утырыш on-line режимда интернет челтәрендә трансляцияләнә.