ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

3 июнь көнне Әгерҗе шәһәрендә республиканың ун муниципаль районы җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе узды.

2024 елның 4 июнендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика күчмә конференциясе узды. Чараны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе оештырды.


28
май, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында «2024 елның I кварталында Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм алга таба үсеш бурычлары турында» мәсьәлә буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында республика территориясендә яшәүче халыкларның милли һәм мәдәни үзенчәлеген саклау өчен зур көч сарыф ителә.

 «Һөнәри керемгә салым» (үзмәшгульләр) махсус салым режимын кулланган Татарстан Республикасы физик затлары һәм шәхси эшмәкәрләре өчен маркетплейсларда (Wildberries, Ozon, Мегамаркет) эшләү буенча укыту модульләренә гаризалар кабул ителә башлады.

Татарстан Республикасында 2000 елның 1 ноябрендә «Ана даны –Материнская слава» медале булдырылды. Оештырылганнан бирле 5 һәм аннан да ары бала тапкан һәм тәрбияләгән 1 556 хатын-кызны бүләкләнде.


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

2023 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелгәннән 104 ел тулды. Татарстан Республикасының финанс системасы 1920 елдан башлана. «Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында» Бөтенроссия Советлар Үзәк Башкарма комитеты Декреты нигезендә, автономияле республика эшләре белән идарә итү өчен, 1920 елның 27 маенда 10 халык комиссариаты раслана. Республиканың Финанс Комиссариатын (Татнаркомфин) төзү турындагы карар шул ук көнне кабул ителде, бу исә республиканың халык хуҗалыгында акча, финанслар һәм башка кыйммәт категорияләрнең беренчел әһәмиятенә бәйле иде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 4 мартыннан 454-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» традицион табигать саклау акциясе уза.

2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары турында законнар (карарлар) проектларын формалаштыру кысаларында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясе Финанс министрлыгы 2022 елның 82н санлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе бюджет классификациясе кодларын формалаштыру һәм куллану тәртибенә, аларның структурасына һәм билгеләү принципларына үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 15 апреленнән 44н санлы боерык әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International