ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның гыйнвар-июлендә баррель өчен $64,68, 2020 елның гыйнвар-июлендә баррель өчен $40,34 күләмендә формалашкан.

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның июлендә баррель өчен $72,17 күләмендә формалашкан, бу 2020 елның июленә караганда 1,6 тапкырга югарырак ($43,91 баррель өчен).

Бишенче Мәскәү финанс форумы 2021 елның 8 сентябрендә "Манеж" Үзәк күргәзмә залында узачак. Форумны Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Мәскәү хөкүмәте оештыра.


1
август, 2021 ел
якшәмбе

Тулаем салым түләүләре буенча керми калган керемнәр 1 июльгә 3,2 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 2021елның 1 яртыеллыгында ТР берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2021елга бурычлар турында республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым булмаган керемнәр 6,3 млрд. сум күләмендә керде, шул исәптән республика бюджетына - 3,0, җирле бюджетларга - 3,3 млрд. сум.

 


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Директорлар советы 2021 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм агымдагы елның август аена бюджетын раслады.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I уеннарын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Видеоэлемтә режимында узган очрашуда РФ Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров та катнашты.


23
июль, 2021 ел
җомга

2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салым һәм салымнардан тыш керемнәр 149,3  млрд. сум күләмендә җыелды. Республика бюджетына 125,5 млрд. сум, җирле бюджетларга 23,8 млрд. сум акча тупланды.

Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлеше үтәлеше уңай бәяләнә.

Бу турыда республиканың финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде. 

Агымдагы катлаулы шартларда беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне абсолют үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

"Ватаным Татарстан" газетасының 20 июль санында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин белән әңгәмә басылды. 


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы «2022-2024 елларда Россия Федерациясендә бюджет сәясәтен һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруга төп алымнар» темасына Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен уздырды. Семинарда шулай ук Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Федераль казначылык, Федераль салым хезмәте вәкилләре, шулай ук төбәкләрнең финанс органнары җитәкчеләре катнашты.

Антон Силуанов төбәкләрнең милли проектларны башкару зарурлыгына аерым игътибар бирде. «Барлык чараларны төгәлләргә һәм агымдагы елга билгеләнгән нәтиҗәләргә һәм күрсәткечләргә ирешергә кирәк», - дип билгеләп үтте министр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International