Татарстанның 2020 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 279,1 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта 2020-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2019 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын формалаштыру һәм үтәү мәсьәләләренә йогынты ясый торган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет законнарындагы үзгәрешләр мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына федераль бюджет проекты өстендә 14 октябрьдән эшли башларга ниятли. Бу хакта комитет утырышында аның рәисе Андрей Макаров хәбәр итте.
Россиянең эчке тулаем продукты 2019 елның II кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,9% ка арткан, дип дәлилли Федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары. Шул рәвешле, статхезмәт августта бастырылган күрсәткеч динамикасының беренчел бәяләвен раслады.
Бюджет чыгымнарын арттыру фонында кайбер илкүләм проектларны соңрак гамәлгә ашыру 2019 ел ахыры - 2020 ел башында проинфляция эффектына ия булырга мөмкин. Бу хакта Россия Банкының "2020 елга һәм 2021, 2022 елларга бердәм дәүләт акча-кредит сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында әйтелә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстанда 1 млн 665 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылганның 68,7%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Финанс министрлыгы товарлар китерүгә, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә дәүләт контрактларын бюджет чараларының файдаланылмаган калдыклары исәбенә финанслауны чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең "Федераль бюджетны үтәүне тәэмин итү чаралары турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында" карары проектына аңлатма язуында әйтелә.
Алга таба төп ставканы киметү өчен РФ Үзәк Банкының нигезләре бар. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанслар министры Антон Силуанов белдерде.
Россия Банкы 2019 елда Россия тулаем эчке продукт үсеше фаразын 1-1,5% тан 0,8-1,3% ка кадәр түбәнәйтте, 2020-2021 елда Россия икътисады үсеш тизлеге шулай ук түбәнгә таба каралган. Бу хакта Үзәк Банк директорлар советы нәтиҗәләре буенча регулятор хәбәрендә әйтелә.