РФ Хөкүмәте Россия Банкы белән инде 2020 елдан алып рубльдәге валюта керемен репатриацияләүне бетерү турында килеште. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда хәбәр итте.
Беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов бизнесны активларын Россия юрисдикциясенә активрак күчерергә әйдәде – моның өчен барлык шартлар да булдырылган.
Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов бизнесны Россия базарына өлеш кертергә чакыра, чөнки Көнбатыштан аермалы буларак РФдә яхшы эшләп табарга мөмкин.
РФ Финанс министрлыгы хәзерге вакытта финанс сәясәт департаментын яңача оештыру белән шөгыльләнә. Бу хакта финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
Финанс министрлыгы гарантияләү системасына пенсия резервлары (бу дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү кысаларында гражданнарның һәм юридик затларның үз ихтыярлары белән бирелгән чаралардан формалашкан средстволар) белән эшләгән дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын кертүне тикшерә. Бу хакта финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
2019 елның 11 мартында «Пирамида» КККда (Казан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XI киңәйтелгән утырышы узды.
РФ Үзәк Банкы элеккечә (хәзерге вакытта искәртелгән билгеле бер күләмдә акрынаюдан соң) 2019 елның икенче яртысында Россиядә икътисадый үсеш темпының тизләнешен исәпли. Бу хакта Регулятор Рәисенең беренче урынбасары Ксения Юдаева Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге оештырган Россия бизнесы атналыгында хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы Хөкүмәткә капиталлар амнистиясенең өченче дулкыны турында закон проектын керткән, декларацияләрне 2019 елның 1 маеннан башлап бирергә мөмкин булачак. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 2019 елның 7 мартына 522,1 тысяч кв. м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 21,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның февралендә гыйнвар белән чагыштырганда 2,4%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә. Шул ук вакытта ел башыннан алып курс 2,8%ка үскән, ә еллык чагылышта 2018 елның февраленә кимү 5,9% тәшкил иткән.