2018 елның 31 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
31 августка республикада 1 млн. 439 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 59,9%ы. Питрәч районында бу план үтәлгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Санкция шартларында рубль курсы нинди якка тирбәләчәген алдан әйтү мөмкин түгел диярлек. Бу хакта вице-премьер һәм Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Санкция шартларында рубль курсы нинди якка тирбәләчәген алдан әйтү мөмкин түгел диярлек. Бу хакта вице-премьер һәм Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру уртача республика күрсәткечләреннән түбән булган мунициципаль районнарда 18 августан алып күчмә киңәшмәләр уздырыла. Киңәшмәләрне Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Биектау, Лаеш, Балык бистәсе, Питрәч, Яшел Үзән, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнарында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Капремонт фонды һәм ТР ДТИ уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
РФ хакимияте компанияләрне салым йөкләмәсе үзгәрмәячәк дип ышандырды. Бу хакта беренче вице-премьер – финанслар министры Антон Силуанов компанияләр белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.
2018 елның 23 августы көнне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Алар 2019 елга җирле бюджетларның чыгым өлешләрен формалаштыру мәсьәләсенә багышланды.
Татарстанда күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсенә мөмкин кадәр зур игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында хәбәр итте. Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза.
Fitch халыкара агентлыкның РФ рейтингы буенча карары икътисадның тышкы шокларга карата тотрыклы булуын тану һәм РФдә макроикътисадый көйләү сыйфатына югары бәя булып тора, бәйсез рейтингны алга таба яхшырту өчен алшартлар бар. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.