ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2015 елда  Татарстанда экспортка барлыгы 450 компания һәм предприятие генә эшли. 50ка якынының гына әйләнеше миллион доллардан артып киткән. Күп эшкуарлар үз тәкъдимнәре белән глобаль базарга чыгарга курка. Күптән түгел уздырылган сорашып белешүләр нәтиҗәсе нигезендә республиканың кече һәм урта компанияләренең 81 проценты экспортка эшләргә җыенмый. Бүген бу күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уздырылган Татарстан Республикасы Икътисадый советы утырышында хәбәр ителде. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Икътисадый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, экспортка юнәлешле Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.   


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан экспорты күләме бер елда 30%тан артык кимеде. Шулай да республика Россия тышкы икътисадый эшчәнлегенең актив катнашучысы булып кала. Татарстан тышкы сәүдә күләме буенча федерация субъектлары арасында бишенче урында, ә ИФО нда беренче урында. Бу хакта бүген ТР Икътисадый советы утырышнда билгеле булды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Икътисадый совет әгъзалары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, экспортка продукция җитештерүче республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. 


4
июнь, 2016 ел
шимбә

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, өлкә губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык делегат һәм бик күп кунаклар катнаша. Татарстан делегациясе составында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.


3
июнь, 2016 ел
җомга

2016 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында республиканың эре салым түләүчеләр белән узган киңәшмәләрдә 2016 елның беренче кварталында аларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2016 елның икенче кварталында көтелүче күрсәткечләр дә каралды.

Узган киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль Салым хезмәте идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы сәнәгать ёщм сщъдщ министрлыгы, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы белгечләре дә катнашты.   


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, 2016 елның 1 июнендә, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм казначылык Департаментының беренчел профсоюз оешмалары тарафыаннан балаларның көндәлек кирәк-яракларына акча җыю буенча хәйрия акциясе оештырылды.

Җыелган акчалар Лаешта урнашкан начар күрүче инвалид балаларның интернатында тәрбияләнүчеләрнең көнкүрешенә ярдәм итүгә юнәлдерелде.

Татарстан Республикасының финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаменты коллективлары 2007 елдан башлап әлеге мәктәп-интернатта уздырылучы төрле чараларда ярдәм белән катнашалар, моңа биредә тәрбияләнүчеләр бик шат.

Шушы елларда интернат-мәктәпнең ишек алдында ике зур теплица төзетелде. Балалар үзләре кыяр, помидор, яшел-мөшел үстерәләр. Мәктәптә музыкаль һәм спорт бүлмәләре, үзләренең автобусы һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары да бар. Болар барысы да Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаментының профсоюз әгъзалары күрсәткән ярдәм нисбәтеннән булдырылды. 


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Агымдагы ел башланганнан бирле Татарстан нефтьчеләре 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елдагының 104,7 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2016 елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шундый саннар игълан ителде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстаннның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015-2016 елларда үзәкләштереп ягып җылыту чорында Татарстанның җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплексын оештыру эшләренә нәтиҗәләр буенча фикер алыштылар.

Видеоконференция режимындагы утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хакимиятнең федераль хезмәтләре территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, башкарма комитетлар җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, төбәкнең торак-коммуналь комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

2016 елның гыйнвар- май айлары нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 36,01 доллар тәшкил итте. 

2015 елның гыйнвар-май айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 56,05 доллар тәшкил иткән иде.

2016 елның май аенда Urals маркалы нефтькә бәя баррель өчен уртача 44,66 доллар тәшкил итте, бу 2015 елның май аендагы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1,43 тапкырга кимрәк. (баррель өчен 63,69 доллар).

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды: http://minfin.ru/ru/##ixzz4AKF05a3Q


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советыны утырышында гадиләштерелгән салым системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен төрлечә салым ставкаларын куллануны озайттылар. 2017 елда кабул ителгән система үз эшен дәвам итәчәк.

2015 нче елда, барлык катлаулыкларга карамастан, башкарма хакимият һәм Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге депутатлар тарафыннан уңай бәяләмә алды. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышыннан соң журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Парламент башлыгы бюджетка кертемнәр күләмен саклап калуга, Татарстанның тулаем продукты күләмен киметмичә, 100 проценттан киметмәүгә ирешелгәнен билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин республикада яңа предпрятиеләр барлыкка килгәнен дә телгә алды. “Иң мөһиме – 2015 нче елда Дәүләт Советы тарафыннан расланган барлык социаль программалар уңышлы хәл ителде”, - диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International