ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Кадерле дуслар!
Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Беренче сентябрь – бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче тапкыр парта артына утырган, беренче укытучысы белән танышкан дулкынландыргыч көнне яхшы хәтерли. Һәм менә бүген дә республикабызда меңләгән бала дус һәм тату, бердәм мәктәп гаиләсенә килеп кушыла, бөтен гомере буена онытылмас матур хатирә булып сакланачак мизгелләр кичерә.

31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Республика көне уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашы, ул Kazan-Arena стадионы янындагы төп концерт мәйданчыкларының берсендә булды. Сәхнә каршындагы мәйданда аның котлавын Казанның меңләгән кешесе һәм кунагы ишетте.

29
август, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елның 28 августына 1 млн. 495,2 мең кв. м. торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 62,3 проценты. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 102 мең кв. м. тәшкил иткән 87 йорт тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


28
август, 2015 ел
җомга

«Газпром» компаниясе республиканың күп предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ҖАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашудан соң хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Моннан алда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер «Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукциясен дә, «Газпром» ҖАҖ мәнфәгатьләрендә файдалануны киңәйтү» проекты юл картасын имзаладылар.

ТРның Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Әлеге вакыйга белән"Газпром" ААҖ тормышка ашыручы "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының беренче этабын тәмамланды. 

Тантаналы чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер һәм  "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.

27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Драйлок Технолоджиз» Бельгия компаниясе заводы төзелешен “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә яңадан башлау – Татарстанда проектларын гамәлгә ашыруны вакытлыча туктатып торган инвесторларга уңай сигнал. Бу хакта бүген төзелешне яңадан башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада шулай ук Drylock Technologies холдингы президенты Барт Ван Малдерен катнашты.
Казанда “Татспиртпром” ААҖнең Директорлар советы утырышы узды, аның барышында 2015 елның беренче ярты елында компания эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды.

Директорлар советы утырышы барышында “Татспиртпром”ның беренче ярты еллыкта җитештерү һәм финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматлар хәбәр ителде. Бу чорда 3,440 млн. декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгән, җитештерү планы 183 мең декалитрга арткан.

26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла. Форумда катнашучыларның гомуми саны - 1,6 мең кеше. Бу хакта бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ҖЧҖ директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте. 

Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Хисап чорында компания ятмаларында 13,11 млн. тонн нефть чыгарылды, бу былтыргы шул ук чордан 1%ка артык.


25
август, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин алкоголь продукцияләр җитештерүче оешмалар белән киңәшмәләр уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International