2024 елның гыйнвар-октябрь йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 36,5 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 85,0% ы) күләмендә керде, шул исәптән:
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 14 ноябрендәге 3255-р санлы карары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына 2024 елда федераль бюджеттан шикәр диабеты булган авырлы хатын-кызларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга 10 198,2 мең сум күләмендә яңа субсидия биреләчәк.
25 төбәк 2023 елда федераль бюджетка яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан кергән салым керемнәре суммасына бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлегенә ия булды.
2024 елның гыйнвар-октябрь айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән консолидацияләнгән керемнәр 17 036,6 млн.сум тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры керемнәреннән 2 142,5 млн. сумга күбрәк.
Субъектларның мәдәниятен комплекслы үстерү максатларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль законда Идел буе федераль округы субъектларына 2024 елга мәдәният тармагына ярдәм итүгә 1 235 957,8 мең сум күләмендә субсидияләр бирү күздә тотыла.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проектына икенче укылышка әзерләнгән төзәтмәләрне, агымдагы елның 9 аенда ТР бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләләрне карадылар.
Муниципаль берәмлекләрнең алдынгы тәҗрибәләрен сайлап алу буенча конкурс биш номинация буенча узды. Аларның һәрберсендә 10 призлы урын билгеләнгән: 5се беренче категориядә (шәһәр округлары, муниципаль округлар һәм шәһәр җирлекләре) һәм 5се икенче категориядә (авыл җирлекләре).
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы салым бурычлары барлыкка килүгә юл куймау максатларында законнарда билгеләнгән салымнарны вакытында түләү әһәмияте турында искәртә. 2024 елда мөлкәт салымнарын түләү срогы – 2 декабрьгә кадәр.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 ноябренә 14 илкүләм проект 26,1 млрд сумга үтәлде. Бу, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча, еллык билгеләнешләрнең 74,0 процентын тәшкил итә: