ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда быел юл эшләренә 83 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 9 млрд сум - федераль бюджеттан, 1,5 млрд сум - муниципаль юл фондыннан. Калган акчалар төбәк бюджетыннан юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Татарстан территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн сумнан артык салым түләүләре туплана. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль салым хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтте. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында «2013 елның 22 ноябрендәге 909 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 25 ноябреннән 1049 санлы карар кабул ителде.

Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 123 615,9 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 100 938,5 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 22 677,4 млн. сум).

2025 елда ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе ярдәмендә Татарстан Республикасында “Менделеевск 2.0” сәнәгать паркы өчен инженерлык инфраструктурасы төзү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру дәвам иттереләчәк.


24
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итүгә бәйле чаралар уздырылды. Әлеге чаралар кысаларында ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләренең балаларының казанышлары күргәзмәсе «Минем казанышларым» (грамоталар, кубоклар, дипломнар) һәм әнигә багышланган балалар эшләре күргәзмәсе (кул эшләре, рәсемнәр, төрле сәнгати башкарулардагы плакатлар) оештырылды. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм призлар алдылар.


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан 2024 елның 21 ноябрендә «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон кабул ителде.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан барлыгы 63,7 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: дотацияләр – 204,1 млн сум (100%), субсидияләр – 53,4 млрд сум (84,5%), субвенцияләр – 5,6 млрд сум (83,8%), башка бюджетара трансфертлар – 3,9 млрд сум (86,1%), федераль фондлардан кергән чаралар – 572,3 млн сум (52,0%).


20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Китапханәләр авыл җирендә мәдәният үзәкләре булып тора. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге китапханәләрне үстерүгә, аларны модель китапханәләргә әйләндерүгә игътибар бирелә.


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

 “Мәгариф” илкүләм проектының “Цифрлы белем бирү мохите” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Чаллы политехника көллияте” базасында “IT-куб” балаларга цифрлы белем бирү үзәге төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International