ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында республика территориясендә яшәүче халыкларның милли һәм мәдәни үзенчәлеген саклау өчен зур көч сарыф ителә.

 «Һөнәри керемгә салым» (үзмәшгульләр) махсус салым режимын кулланган Татарстан Республикасы физик затлары һәм шәхси эшмәкәрләре өчен маркетплейсларда (Wildberries, Ozon, Мегамаркет) эшләү буенча укыту модульләренә гаризалар кабул ителә башлады.

Татарстан Республикасында 2000 елның 1 ноябрендә «Ана даны –Материнская слава» медале булдырылды. Оештырылганнан бирле 5 һәм аннан да ары бала тапкан һәм тәрбияләгән 1 556 хатын-кызны бүләкләнде.


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

2023 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелгәннән 104 ел тулды. Татарстан Республикасының финанс системасы 1920 елдан башлана. «Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында» Бөтенроссия Советлар Үзәк Башкарма комитеты Декреты нигезендә, автономияле республика эшләре белән идарә итү өчен, 1920 елның 27 маенда 10 халык комиссариаты раслана. Республиканың Финанс Комиссариатын (Татнаркомфин) төзү турындагы карар шул ук көнне кабул ителде, бу исә республиканың халык хуҗалыгында акча, финанслар һәм башка кыйммәт категорияләрнең беренчел әһәмиятенә бәйле иде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 4 мартыннан 454-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» традицион табигать саклау акциясе уза.

2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары турында законнар (карарлар) проектларын формалаштыру кысаларында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясе Финанс министрлыгы 2022 елның 82н санлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе бюджет классификациясе кодларын формалаштыру һәм куллану тәртибенә, аларның структурасына һәм билгеләү принципларына үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 15 апреленнән 44н санлы боерык әзерләнде.

Хәзерге вакытта «ДОМ.РФ» АҖ линиясе буенча тормышка ашырыла торган проектларны гамәлгә кую кысаларында Казанда Горький шоссесын реконструкцияләүне финанслау буенча федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.

 


24
май, 2024 ел
җомга

Агымдагы елның 1 маена Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 36,9 млрд сумлык максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: субсидияләр – 32,8 млрд сум, субвенцияләр – 2,9 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 1,1 млн сум, федераль фондлардан кергән чаралар – 93,5 млн сум.

2024 елдан Татарстан Республикасында «Наташа» Казан хосписы медицина автоном коммерцияле булмаган оешмасы эшли башлады. Яңа хоспис бинасы Казанда Бертуган Баталовлар урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан һәм 80 урынга исәпләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International