2024 елның гыйнвар-апрель айларында республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән тупланма керемнәр, максатчан сарыф ителергә тиешле керемнәрне исәпкә алып, 6 671,4 млн.сум тәшкил итте. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 828,4 млн. сумга күбрәк.
2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы» идарә тармагы буенча эпидемик чаралар буенча профилактик прививкалар ясау өчен вакциналарны үзәкләштереп сатып алуга 80,3 млн.сум акча каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 декабреннән 997 санлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы “2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 2023 елның 28 ноябреннән 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында шактый күләмле урын алып тора.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы айлык аванс түләүләрен түләүче салым түләүчеләргә 2024 елның 25 маеннан да соңга калмыйча апрель өчен хисапларын тапшыру кирәклеген искәртә. Квартал (ай саен түләү очрагында) һәм айлык аванс түләүләрен түләү вакыты – 2024 елның 28 маеннан да соңга калмый.
Россия финансчылар берлеге, Дәүләт финансларын үстерү берлеге һәм «Бюджет» нәшрият йорты 2007 елдан башлап ел саен «Җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» Бөтенроссия бәйгесен үткәрә.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 маена 13 илкүләм проект буенча үтәлеш 7,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләнең 28,2 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 13 маеннан 1037-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 10 355,6 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирелде.
Күрсәтелгән акчаларны «Зәңгәр күлләр» табигать һәйкәлен тоту белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә юнәлтү планлаштырыла
ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар һәм министрлыклар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасында агымдагы елның 20 маеннан 3 июненә кадәр республика җирлекләре башлыклары өчен зональ семинар-киңәшмәләр узачак.
Россиядә быел гамәлгә куела башлаган озак вакытлы Саклык программасы акчаларны янда калдыру һәм аларны инфляциядән саклаудан тыш, үз капиталны арттырырга да мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта журналистларга KazanForum барышында Россия финанс министры урынбасары Иван чебесков сөйләде.