Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә куела башлаган «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 2024 елга Россия Федерациясенең «Туризмны үстерү» дәүләт программасы күрсәткечләренә ирешүгә 125 912,3 мең сум күләмендә бердәм субсидия бирелде.
Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында федераль бюджет керемнәре күләме 25 963 млрд сум тәшкил иткән.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында "Коррупциягә каршылык күрсәтик" дип аталган квест-уен узды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны тормышка ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2023 елның 1 декабренә – 2 530,9 млрд сум яки планлы бюджет билгеләнешләреннән 84,5% тәшкил иткән.
Агымдагы елның 1 декабренә Татарстан Республикасы дәүләт бурычы күләме 119,7 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән:
федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 114,0 млрд. сум
Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 5,7 млрд. сум.
Агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына барлыгы 69,2 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелде, шулардан:
2024 елда Татарстан Республикасында Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм чит кеше каравына мохтаҗ инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проектын гамәлгә кую дәвам итәчәк.
“Үз-үзеңне эффектив тәкъдим итү” темасына мастер-класс 13 декабрьдә 15:00 сәгатьтә узачак.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2023 елның гыйнвар-ноябрендә баррель өчен $62,89 күләмендә формалашкан, 2022 елның гыйнвар-ноябрендә ул баррель өчен $78,32 булган.
2023 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына (№116-ТРЗ) кул куйды. Закон Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.