ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

17 мартта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2467 номерлы карарының 3 пунктына тиешле төзәтмәләр үз көченә керде.


18
март, 2023 ел
шимбә

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм Татарстан Республикасында торак төзелеше турында сөйләде.


17
март, 2023 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев рәислегендә Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумына әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Эштә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

МСП.РФ Цифрлы платформасы сервислары һәм продуктларыннан аның эшенең беренче елында 1,8 миллион тапкыр файдаланганнар.

РФ федераль бюджетының дефициты мартта кимиячәк, керемнәр артачак, дип хәбәр итте РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XI бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «Эксперт РА» һәм «Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы» рейтинг агентлыклары тарафыннан Татарстанның кредит рейтинглары раслануын шәрехләде.

2023 елның 15 февраленнән 14 мартына кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $50,80, яки тоннага $370,9 тәшкил иткән.


11
март, 2023 ел
шимбә

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре барышы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International