2018 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советына тикшерүгә “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты кертелде.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бюджет ресурсларын һәм дәүләт активларын нәтиҗәлерәк файдалануга ирешергә әйдәде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
2018 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-августында җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның сентябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр уза.
2018 елның 25 сентябредә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында «ПрайсвотерхаусКуперс» (PwC) ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән киңәшмә узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов республика белән нефть компаниясе арасындагы хезмәттәшлек турында 2010 елгы килешүгә беркетмә имзаладылар.
2019 елда Россиянең федераль бюджеты 1,932 трлн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Финанс министрлыгы бастырган “2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджет турында” федераль закон проектында әйтелә.
Казан Кремлендә бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Бүгенге утырышта 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты нигезендә, керемнәрнең 21,2 млрд сумга, чыгымнарның 17,4 млрд сумга артуы күздә тотыла.
2014 елдан алып беренче тапкыр 2019 елның федераль бюджеты профицитлы булачак. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.