«Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен вакытлыча эш белән тәэмин итү чаралары гамәлгә ашырыла:
2025 елның 1 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тиешле 79 нчы карарны имзалады.
«Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» федераль дәүләт программасы кысаларында республикада яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла.
Бүген без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – ул көч, батырлык һәм Ватан алдындагы бурычыка тугрылыкны символлаштыра. Бу көн буыннарны берләштерә, чөнки туган якны саклау – һәр гражданның изге бурычы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Казанда янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кубогын уздыру планлаштырыла.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 3,9 млн. сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп бирелә.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән киңәшмә узды. Чара барышында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү чаралары турында фикер алыштылар.
2025 елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты составына керә торган «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 18 февраленнән 330-р санлы күрсәтмәсе нигезендә Аюкасов Рөстәм Анатольевич Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Моңарчы ул Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары вазыйфасын били иде.
Агымдагы елның 1 февраленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 111 616,0 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 416,7 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 21 199,3 млн. сум).
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында «Йөзү» олимпия спорт төре нык үсеш кичерә. Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары – әлеге спорт төренең иң көчле вәкилләре, бөтенроссия һәм халыкара ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре. Гомуми медаль зачеты буенча Бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы спорт командасы, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләренең спорт командаларыннан гына калышып, Россия төбәкләре арасында 3 нче урынны били.