ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Агымдагы елның октябрендә Татарстан Республикасы аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында 1,6 млрд. сум күләмендә федераль бюджет кредитлары җәлеп итте.
Агымдагы елның 1 ноябренә барлыгы 12,5 млрд.сумлык шундый кредитлар җәлеп ителгән.

 


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 23 ноябреннән № 82-ТРЗ санлы «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 116,9 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән:

Финанс министры Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, әлеге эш барышында берничә өстенлекле бурыч торган. "Иң кулай карарларны табу өчен Финанс министрлыгы көн саен закон проектын карау кысаларында килгән күп кенә тәкъдимнәрне тикшерде», — диде ул.

Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елның гыйнвар-октябрь айларында федераль бюджет керемнәре күләме 23 106 млрд сум тәшкил иткән.


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан учреждениеләргә шәхси счетның торышы турында белешмә (өземтә) бирүнең яңа функционалы кертелде. Хәзер электрон-цифрлы имза штампы белән белешмәнең (өземтә)  басма формасын турыдан-туры бюджет үтәлеше системасында алырга мөмкин. “АЦК-финанслар” “Документлар – Учреждениеләр хисаплары” менюсында.


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында федераль закон проектында «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасына өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат йорты төзүгә 2026 елга барлыгы 172,5 млн.сум акча каралган.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

2023 елның 9 октябрендә Татарстан Рәисе Дәүләт Советына бюджет юлламасын кертте. Республика бюджеты беренче укылышта 2 ноябрьдә каралачак.


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 59,0 млрд сум (планлы билгеләнешләрдән 87,4%) бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән дотация – 214,3 млн сум (100%), субсидияләр – 31,5 млрд сум (84,8%), субвенцияләр – 5,1 млрд сум (74,1%), башка бюджетара трансфертлар – 21,5 млрд сум (95,7%), федераль фондлардан керемнәр – 661,9 млн сум (84,8%).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International