ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2025 елда ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе ярдәмендә Татарстан Республикасында “Менделеевск 2.0” сәнәгать паркы өчен инженерлык инфраструктурасы төзү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру дәвам иттереләчәк.


24
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итүгә бәйле чаралар уздырылды. Әлеге чаралар кысаларында ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләренең балаларының казанышлары күргәзмәсе «Минем казанышларым» (грамоталар, кубоклар, дипломнар) һәм әнигә багышланган балалар эшләре күргәзмәсе (кул эшләре, рәсемнәр, төрле сәнгати башкарулардагы плакатлар) оештырылды. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм призлар алдылар.


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы тарафыннан 2024 елның 21 ноябрендә «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон кабул ителде.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан барлыгы 63,7 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: дотацияләр – 204,1 млн сум (100%), субсидияләр – 53,4 млрд сум (84,5%), субвенцияләр – 5,6 млрд сум (83,8%), башка бюджетара трансфертлар – 3,9 млрд сум (86,1%), федераль фондлардан кергән чаралар – 572,3 млн сум (52,0%).


20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Китапханәләр авыл җирендә мәдәният үзәкләре булып тора. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге китапханәләрне үстерүгә, аларны модель китапханәләргә әйләндерүгә игътибар бирелә.


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

 “Мәгариф” илкүләм проектының “Цифрлы белем бирү мохите” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Чаллы политехника көллияте” базасында “IT-куб” балаларга цифрлы белем бирү үзәге төзелде.

2024 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан да күбрәк гомуми белем бирү предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100әр балл җыйган укучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында югары белем бирү программалары буенча көндезге бүлектә белем алучы студентларга Татарстан Республикасы Рәисе стипендиясе күләме арттырылды.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның гыйнвар-октябрь йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 36,5 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 85,0% ы) күләмендә керде, шул исәптән:


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 14 ноябрендәге 3255-р санлы карары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына 2024 елда федераль бюджеттан шикәр диабеты булган авырлы хатын-кызларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга 10 198,2 мең сум күләмендә яңа субсидия биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International