Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш визиты белән килде. Рөстәм Миңнехановны Архангельск шәһәре аэропортында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин каршы алдылар.
Иң баштан Рөстәм Миңнеханов Игорь Орлов белән Северодвинск шәһәренә юл тоттылар, “ПО “Севмаш” ААҖ администрациясендә 2013-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар Планы имзаланды.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Орлов Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе вәкилләре очрашуында катнаштылар.
ТР Президенты “ПО “Севмаш” музее экспозициясе белән танышты һәм музейның мөхтәрәм кунаклары китабында язма калдырды, ә аннан соң “Викрамадитья” авианосецын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Htoo (Мьянма) компанияләре төркеме рәисе Тей За әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ генераль директоры , Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 23 сентябрендә Татарстан һәм Мьянма сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга имза салынган иде – бу вакыйга Татарстан Республикасы делегациясенең Мьянма Берлеге Республикасына визиты кысаларында узды. Документлар Мьянма белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә хезмәт итәчәк дип көтелә.
2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 142,9 млрд. сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 117,4, кире кайтарылмый торган кертемнәр – 25,5 млрд. сум. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, республика бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 91,0 млрд. сум күләмендә кергән.
2013 елның 9 ае эчендә җирле бюджетларга 26,5 млрд. сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Табышка салым 35,5 млрд. сум күләмендә, акцизлар - 12,1 млрд. сум.
2013 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасында үз керемнәребез 117,4 млрд. сум күләмендә тупланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
“2013 елның 9 ае эчендә безнең территориядән акча кертүләр 248,9 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда артыграк булып чыга, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Төп өлеше - 141,7 млрд. сум - нефтькә таможня пошлинасыз чаралар, ягъни чиста салым түләүләре, аларны Татарстан Республикасы федераль бюджетка кертте”.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов International Enterprise Singapore (Сингапур) компаниясе генераль директоры урынбасары Чуа Таик Хим белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга даими рәвештә Татарстан белән кызыксынып торулары өчен рәхмәт белдерде һәм Сингапурның Татарстан өчен тәҗрибә туплау, мәгариф проектларын тормышка ашыру мәйданчыгы булуын билгеләп үтте. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту, инфокоммуникацион технологияләрне үстерү – болар барысы да алга хәрәкәт итү өчен башлангыч дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Сингапур коллегаларына.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә “Татефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның 9 ае эчендә “Татефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
Директорлар советы ятмаларны геологик өйрәнүдә һәм эшкәртүдә яңа технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат тыңланды. Алар арасына запасларны эзләү, разведкалау һәм разведкалап бетерү өлкәсендәге инновацион үсеш, запаслар белән максималь контакт тәэмин итә торган скважиналар конструкциясен төзү, эшкәртүнең җайга салуынучы системаларын булдыру, шулай ук яңа технологияләр куллану бәрабәренә нефть запасларын максималь колачлау һәм этеп чыгару керә.