ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Өстәмә кыйммәткә салымның ставкасы 20% кадәр күтәрелүдән уңай икътисадый йогынты елның икенче яртысында көтелә. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Югары икътисадның мәктәбендә үткән Апрель укуларында чыгышы вакытында хәбәр итте.

“Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда РФ икътисады үсешенең фаразланган 1,3%тан югары булуын мөмкин дип саный. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.

Россия Банкы 2018 елда РФ икътисадының фаразланган 1,3%тан югарырак үсешенә алшартлар күрә. Бу хакта РФ Үзәк Банкы Рәисенең беренче урынбасары Ксения Юдаева хәбәр итте.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуановның федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә илкүләм проектларның үтәлеше буенча эшне тизләтү инициативаларын хуплады. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 6 апрельдә төгәлләнгән илкүләм проектлар буенча киңәшмә йомгаклары буенча йөкләмәләр әзерләргә сүз бирде. Хөкүмәт рәисе сүзләренчә, алар илкүләм максатларга ирешү буенча эшне оештыруда ярдәм итәргә тиеш.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Узган ел дәвамында Татарстан хокук саклау органнары 800дән артык коррупциячел җинаять ачыклаганнар, шулардан 300 җинаять бюджетка  янаган. 850 млн сумнан артык зыян китерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышында хәбәр иткән. Казан Кремлендә узган чара 2018 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычларны билгеләүгә багышланды. 

Татарстан Республикасында 2019 елның 4 апреленә 772,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 31,9%ы.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хисап палатасы 2018 елда федераль бюджет үтәлеше буенча бюджет хисабын тикшерәчәк. Бу хакта идарә тармагының 2019 елда контроль эксперт-аналитик чаралары исемлегендә хәбәр ителә.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Эшмәкәрләрнең салым булмаган түләүләр мәсьәләсе буенча эшче төркеме Россия парламенты салым булмаган түләүләрне Салым кодексына күчерүне яхшы дип тапкан очракта, бу нормалар гамәлгә 2021 елның 1 гыйнварыннан да алда кермәячәк дигән фикерне хуплады. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуановның пресс-секретаре Андрей Лавров хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International