ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елда Россиядә инфляция якынча 3%, 2019 елда – якынча 4-4,5% зурлыгында фаразлана. Бу хакта Федерация Советында чыгышы вакытында беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Россия Финанс министрлыгы 11 июль көнне Дәүләт Думасында 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына бюджетның беренче проектировкаларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгышы вакытында беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Еллык чагылышында РФ тулаем эчке продукты үсеше 1,3% тәшкил итте. Бу хакта  Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хәбәр итте. Бу мәгълүмат идарә тармагы май уртасында игълан иткән бәяләү белән тәңгәл килде.


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында мәгариф объектларына капиталь ремонт дәвам итә, болар: гомуми белем оешмалары, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар. 2018 елгы исемлеккә 28 гомуми белем оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль мәктәп; 12 коррекцион мәктәп һәм 94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда FIFA Җанатарлар фестивале тантаналы рәвештә ачылды.

Әгәр дә нефть һәм газга бәяләр хәзерге дәрәҗәләрдә калса, 2019 елда да РФ бюджеты профициты сакланырга мөмкин. Бу хакта беренче вице-премьер, финансы министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) 18%тан 20% кадәр арттыру РФ бюджетына 2019 елдан башлап елга өстәмә якынча 600 млрд. сум китерәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры  Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

13 июнь көнне Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышы узды. Анда депутатлар ике закон проектын, комитетның беренче яртыеллыкта эше хисабын һәм аның 2018 елның өченче кварталына планын тикшерде.

Хөкүмәт бу атнада Дәүләт Думасына ягулыкка акцизларны киметүне һәм нефть продуктларына экспорт акчалата җыемы ставкаларын арттыруны күздә тоткан закон проектын кертергә планлаштыра. Бу хакта нефть продуктларына бәяләр мәсьәләсе буенча төбәкләр белән вице-премьер Дмитрий Козакның селектор киңәшмәсе кысаларында Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры  Алексей Сазанов хәбәр итте.

Финанс министрлыгы Хөкүмәткә инфраструктур инвестицияләр өчен яңа фонд булдыру турында закон проектын кертте. Бу хакта Федерация Советына финанс министры статс-секретаре Юрий Зубарев хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International