ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы нефть тармагында салым маневрын гамәлгә кую нефть продуктларына бәяләр үсүгә китермәс кенә түгел, ә киресенчә махсус чаралар хәлне стабильләштерергә үк мөмкинлек бирер дип ышана. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов хәбәр итте.  


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 8 июньгә 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 46,9%ы һәм ул үткән елның шушы чорына карата 113,8%ка үтәлгән.  


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы чыгымнарның 61,9 млрд. сумга артуын һәм тулаем эчке продуктның 0,5% профицитын күздә тоткан 2018 елга федераль бюджет параметрларының үзгәрүе турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышы узды.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 0,5% тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Австрия эшлекле даирәләре белән очрашуы вакытында хәбәр итте.

Бөтендөнья банкы 2018 елда РФдә икътисад үсеше 1,5% дәрәҗәсендә булыр, 2019-2020 елларда 1,8% кадәр кызуланыр дип фаразлый. Бу хакта Бөтендөнья банкының “Глобаль икътисадый перспективалар” докладында хәбәр ителә.


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Хисап палатасы Россия тулаем эчке продукты үсешен 2018 елда 1,7%ка – Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим иткән диапазонның түбән чигеннән диярлек фаразлый дип җиткерде Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин.

РФдә инфляция буенча Үзәк Банкның 4%ка таргеты 2018 елда үтәлеп бетмәячәк; ел йомгаклары буенча инфляция 2,7-3,2% диапазонында булачак дип җиткерде Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.


1
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

2018 елның 15 маеннан алып 31 майга кадәр Татарстан Республикасында республиканың җирлек башлыклары белән зона семинар-киңәшмәләре узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International