ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Федерация Советы тулаем эчке продуктның 0,5% зурлыгында дәүләтнең төп финанс документының профицитын күздә тоткан 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләрне хуплады.


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-маенда җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның июнь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Өстәмә кыйммәткә салымны 2%ка арттырудан алынган өстәмә чаралар социаль инфраструктураны үстерүгә барачак. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов “Россия 24” телеканалы эфирында хәбәр итте.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Беренче вице-премьер – РФ финанс министры Антон Силуанов рубль курсының үзгәреп торуына нигез күрми, бюджет кагыйдәсе аны агымдагы дәрәҗәдә тотып торырга мөмкинлек бирә.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген Әлмәт шәһәрендә, "Нефтьче" мәдәният йортында «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында 2018 елга республика бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү турында ике закон проекты каралды. Алар тулаем кабул ителде.

Бүген депутатлар республиканың аерым категория салым түләүчеләре өчен салым өстенлекләрен саклап калдыру өчен тавыш бирде. Парламент тарафыннан «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» һәм “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проектлары кабул ителде.

Дәүләт Думасы 2018 елга федераль бюджетның параметрлары үзгәреше (дефицит профицит белән алмашына) турында законны кабул итте.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камада "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ акционерларының еллык киңәшмәсе узды. Ул 2017 елда предприятиенең финанс-хуҗалык нәтиҗәләренә багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International