ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон" кунакханә комплексында «Ак Барс» банкы акционерларының еллык киңәшмәсе узды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алга таба бурычлар турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән 2018-2020 елларга РФ федераль бюджетына үзгәрешләрне парламентның түбәнге палатасы июнь ахырына кадәр кабул итәргә мөмкин. Бу хакта Дума Советы тәмамлану белән Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.


29
май, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-апрелендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 май аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2018 елның гыйнвар-апрелендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 май аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


25
май, 2018 ел
җомга

РФ бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре июнь-июльдә әзер булачак. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов ПХИФ-2018 кулуарларында хәбәр итте.

РФ Финанс министрлыгы 2018 елда алкогольгә акцизларны яисә минималь ваклап сату бәяләрен инфляциядән югары күтәрергә планлаштырмый. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.

13% керемгә карап алына торган салым – “яхшы принцип”, Финанс министрлыгы аны үзгәрешсез калдырырга тәкъдим итә, ләкин ахыргы карарны Хөкүмәт кабул итәчәк. Бу хакта РФ финанс министры, беренче вице-премьер Антон Силуанов җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International