ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

РФ хакимияте икътисад нефтькә бәяләргә аз дәрәҗәдә бәйле булсын өчен нигез булдырды һәм хәзер аның алдагы үсеше өчен реформалар үткәрергә әзер. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

РФ Хөкүмәте хәзерге вакытта киләсе алты елда гамәлдә булачак салымнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәрен шомартып бетереп килә. Бу хакта ПХИФ кысаларында беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында “Татарстан Республикасының 2017 елгы бюджеты үтәлеше турында” Татарстан законы проекты беренче һәм өченче укылышларда каралды. Республиканың 2017 елгы бюджеты 13,2 млрд сумнан артык күләмдә профицит белән үтәлгән.


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XXII Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәренә килде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада тармак хезмәткәрләрен Химик көне белән котлады.

РФ Хөкүмәте 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына федераль бюджетның керемнәре һәм чыгымнары күләменә үзгәрешләр турында проектны хуплады. Бу хакта Министрлар Кабинетының сайтында хәбәр ителә.

РФ Хөкүмәте РФ Финанс министрлыгына 28 майга кадәр бензинга һәм дизель ягулыгына акцизларны түбәнәйтү турында закон проектын әзерләргә кушты. Бу хакта Министрлар Кабинетының сайтында хәбәр ителә.


22
май, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның I кварталында РФнең төп капиталына инвестицияләр үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,6%ка үскән. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенең оператив докладында хәбәр ителә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.

Дәүләт Думасы бюджет барышы һәм Бюджет кодексы белән бәйле суд актларын үтәү тәртибен регламентлаштырган, шулай ук төбәк бюджетларына бюджетара трансфертлар бирү өчен РФ Хөкүмәтенең резерв фондын 2018 елда 32,98 млрд. сумга арттыру мөмкинлеген бирә торган закон проектын икенче укылышта кабул итте. Закон проектына инициатор РФ Хөкүмәте булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International