ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Углеводородлар запасларын чыгару кыенлаша баруны исәпкә алып, яңа технологияләр дә, инвестицияләр дә шактый зур күләмнәрдә кирәк, дәүләт ягыннан да күбрәк ярдәм зарур. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика нефть компанияләре җитәкчеләренең гадәттәге еллык киңәшмәсе тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Искәртәбез, бу чара ел саен Татарстанда 2001 елдан бирле уздырыла һәм «нефть саммиты» дигән рәсми булмаган исем алды.

Нефть саммиты-2015 Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узды. Саммит башланыр алдыннан анда катнашучылар һәм чакырылганнар мобиль экспозицияләргә куелган алдынгы технологияләр һәм җайланмалар белән танышты.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында “2015 елга, 2016 һәм 2017 нче еллар планлы чорына Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 127-5 нче номерлы ТР закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанда «Корстон» кунакханә комплексында урбанистик конференцияләренең «Иртәгә шәһәрләр һәм территорияләр: уңай үзгәрешләр инструментарие» икенче сериясе уза. Быел мондый чаралар Хабаровскта һәм Самарада узган инде. Казаннан соң шундый ук форумнар Новосибирск һәм Санкт-Петербургта узачак. Конференцияләр сериясе Мәскәү халыкар урбанистик форумы белән тәмамланачак, ул көз көннәрендә оештырылачак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың башка шәһәрләре башлыклары, закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, эшлекле даирәләр вәкилләре, урбанистика, шәһәр төзелеше, икътисад һәм социология өлкәсендә Россия һәм чит илләр экспертлары катнашты.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов Зеленодольск районындагы «Яңа Тура» технополисында булдылар.

«Яңа Тура»га Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Чаллы шәһәреннән килделәр, анда моношәһәрләр үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Искәртәбез, Зеленодольск Россиянең 300дән артык муниципаль берәмлеге белән беррәттән моношәһәрләрнең махсус федераль исемлегенә кертелгән иде. Зеленодольск өчен «Яңа Тура» инвестицион проекты – икътисадны диверсификацияләү мөмкинлеге.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары Максим Акимов Татарстанга эш визиты кысаларында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Махсус икътисадый зонаның административ-эшлекле үзәгендә “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Максим Акимовка “Ни өчен дөнья брендлары “Алабуга”ны сайлый” темасына презентация үткәрде. РФ Хөкүмәте Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары, үз чиратында, “Алабуга” гендиректорыннан эшкуарларның ни өчен махсус икътисадый зонаны сайлаулары белән генә түгел, ә ни сәбәпле кайбер потенциаль инвесторлар бөтенләй Россиядә эш итүдән баш тартулары турында сорады.

4
июль, 2015 ел
шимбә

Бу елларда “Бердәм Россия” актив катнашучы һәм күбесенчә үзгәрешләр локомотивы булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясендә белдерде.

Конференция барышында Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты кандидаты итеп сайланды.

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

3
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетында Казандагы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм  “Мастерс категориясендә XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары белән ниятләр турында Килешүләрне имзалау тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген “Шәхси гигиена кирәк-яраклары” категориясе (“Нәфис” КТ), “Чәй” (Орими Трейд” ҖЧҖ), “Дезинфекцияләүче чаралар” («Дельрус Дез» СЙ ҖЧҖ), “Чемпионатның мәдәни чаралары” (“Колизей хзәге” ҖЧҖ) категорияләре буенча яңа партнерлар билгеләнде.

2015 елның 3 июлендә Россия Финанслар министрлыгында Евразиянең Тотрыкландыру һәм үсеш фонды Советының егемрменче утырышы узды (моңа кадәр ул ЕврАзЭСның кризиска каршы фонды дип атала иде).


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International