ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмаларның мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.  2024 елның 1 яртыеллыгында 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 11,3 млрд сум тәшкил итте, бу еллык билгеләнешләрнең 33,3 проценты дигән сүз. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 1 июленә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 47,2 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 64,6%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар килеп иреште, шул исәптән:


5
июль, 2024 ел
җомга

Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

2024 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре исәбенә кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе белән булдырылган “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри укытуны һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруга федераль бюджетта Идел буе федераль округы субъектларына 230 252,8 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләренә кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан «Интеллектуаль актив» гарантия продукты эшләнде, аның кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнары заем финанславын рәсмиләштергәндә, интеллектуаль милек залогына гарантияле ярдәмнән файдалана алалар.


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы икътисадның актуаль бурычларына юнәлдерелгән. Укуны югары һәм урта звено җитәкчеләре, шулай ук бизнес милекчеләре уза ала. Оештыручы – Россия Икътисади үсеш министрлыгы.


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елда 1 117 дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмасын Татарстан Республикасы дәүләт символлары белән тәэмин итү планлаштырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International