ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында салым ташламаларының гамәлдә булуын озайтучы закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан Республикасы Рәисенең  2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы.

Россия Финанс министрлыгы 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына РФ субъектлары бюджетлары һәм җирле бюджетлар проектларын ничек дөрес формалаштырырга кирәклеген аңлатты.


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык Юлламасы алдыннан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына республиканың социаль-икътисадый үсешен һәм берләштерелгән бюджетын фаразлауның төп параметрлары, шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Агымдагы айда Татарстан Республикасы аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында 3,1 млрд. сум күләмендә федераль бюджет кредитлары җәлеп итте.

Агымдагы елның 12 сентябренә барлыгы 10,9 млрд.сумлык шундый кредитлар җәлеп ителгән.

Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елның гыйнвар-август айларында федераль бюджет керемнәре күләме 16 990 млрд сум тәшкил иткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны тормышка ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2023 елның 1 сентябренә – 1 819,0 млрд сум яки планлы бюджет билгеләнешләрдән 63,4% тәшкил иткән.

 “Минем бизнес” үзәге яңа хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итә башлый,  аның кысаларында яшь инноваторлар үз эшләренең башында ук бухгалтерлык хисабы һәм юридик мәсьәләләр өлкәсендә компетентлы ярдәм ала алачак. Мондый ярдәм чарасы республика фәнни стартапларына үз проектларының рәсми өлешен аңларга, шулай ук үз компетенцияләрен арттырырга, оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.


9
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Республикада сәнәгать җитештерүе индексы 7 ай нәтиҗәсе буенча 103,8% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Рәисе үткәргән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International