Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Финансист көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Бөтенроссия финанс хезмәткәре көне белән котлыйм!
Узган ел ахырында Татарстан Республикасында пилот режимында хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәмнең бердәм дәүләт порталы эшли башлады. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Республикада предприятиеләргә федераль һәм республика ярдәме чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы турында доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты турында" мәсьәлә буенча утырыш узды.
2023 елның 6 сентябрендә " 2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты турында" мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узачак.
Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2023 елның гыйнвар-август айларында барреле өчен $56,58 дәрәҗәсендә урнашкан, 2022 елның гыйнвар-август айларында барреле өчен $82,13 тәшкил иткән булган.
Бүгенге көндә торак төзелешенең еллык планы 87,8%ка үтәлгән. Абсолют мәгънәдә бу 2 млн 721 мең квадрат метр. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы дәүләт бурычы күләме 112,4 млрд.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 106,2 млрд. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 6,2 млрд. сум.