ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Һәр ел 2024 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә куюга төбәкләргә 50 млрд сум күләмендә грантлар бүленеп биреләчәк. Проектлар өстендә эшнең беренче елы нәтиҗәләре буенча беренче грантлар 2019 елның декабрендә бүленәчәк. Бу хакта РФ финанс министрының беренче урынбасары Леонид Горнин хәбәр итте.

РФ Финанс министрлыгы төбәкләр килешүләрне, шул исәптән бюджет кредитларын реструктурлаштыру һәм субсидияләрне бирү буенча, бозган очракта, финанс булмаган чаралар куланырга исәпли. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Леонид Горнин сөйләде.

2019 елның гыйнвар-апрелендә РФ төбәкләренең дәүләт әҗәте күләме 7,3%ка – 2,044 трлн сумга кадәр кимеде, бу илкүләм проектларны гамәлгә куюга яхшы башлангыч булып тора. Бу хакта финанс министрының беренче урынсабары Леонид Горнин хәбәр итте.


22
июнь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 35,6%ка үтәлгән. Барлыгы бу программа кысаларында 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20 июне көнне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В.Волков Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукция һәм сыра җитештерүче иң эре – "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм Казан шәһәрендәге "АБ ИнБев Эфес" Акционерлар җәмгыяте филиалы белән киңәшмәләр уздырды.

РФ Финанс министрлыгы бюджет законын бозган төбәкләргә карата административ чараларны кырысландырырга тәкъдим итте. Тиешле төзәтмәләрне идарә тармагы административ хокук бозулар турында РФ Кодексына кертергә тәкъдим итә, закон проекты тексты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Илкүләм проектларның актыккы максаты – икътисадны яңа рельсларга бастыру, дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры линия вакытында җиткерде.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

RAEX (Эксперт Ра) рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасына бурыч түләүгә сәләтлелек рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады. Әлеге рейтинг илкүләм шкала буенча бурыч түләүгә сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Хөкүмәт комиссиясе 2020 елда РФ федераль бюджеты профицитны 1,335 трлн сум, керемнәрне - 20,333 трлн сум, чыгымнарны - 18,998 трлн сум күләмендә раслады. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International