ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында берничә мөһим мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында – 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына республика бюджеты һәм шул ук чорга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты. Документлар беренче укылышта каралды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты, шулай ук киләсе алты елда республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында тикшерелде.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча беренче укылышка кадәр бюджет проекты зональ киңәшмәләрдә тикшерелә.  

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты төп сорауларның берсе булды.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы буенча ачык тыңлаулар үткәрүе турында хәбәр итә.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бүгенге утырышында депутатлар берничә федераль һәм республика закон проектларын капрадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре элек республиканың финанс системасында эшләгән ветераннар өчен очрашу оештырды. Матур гадәт буенча мондый чаралар ел саен уздырылып килә.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләр кертү барышында, чыгым йөкләмәләрен үтәүгә зыян китермичә, эчке заемнарның шактый күләмен киметергә планлаштыра. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International