ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы 2018 елга федераль бюджетка төзәтмәләр кертү барышында, чыгым йөкләмәләрен үтәүгә зыян китермичә, эчке заемнарның шактый күләмен киметергә планлаштыра. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.  


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөкүмәтнең икътисадый блогы салым льготаларының эффективлыгын бәяләү методикасы проекты өстендә эшли, аның нигезендә  эффектив булмаган кайбер льготалар кире кагылырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгышы вакытында беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Якын киләчәктә заманча, конкуренциягә сәләтле икътисадны төзү һәм үсеш темпы ягыннан дөньяныкыннан югарыракка чыгу бурычы бик тә үти алырлык. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт утырышында җиткерде.  

2018 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советына тикшерүгә “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты кертелде.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бюджет ресурсларын һәм дәүләт активларын нәтиҗәлерәк файдалануга ирешергә әйдәде.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

2018 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-августында җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның сентябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр уза.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 25 сентябредә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында «ПрайсвотерхаусКуперс» (PwC) ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән киңәшмә узды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов республика белән нефть компаниясе арасындагы хезмәттәшлек турында 2010 елгы килешүгә беркетмә имзаладылар. 

2019 елда Россиянең федераль бюджеты 1,932 трлн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Финанс министрлыгы бастырган “2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджет турында” федераль закон проектында әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International