ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Казан Кремлендә бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.   

Бүгенге утырышта 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты нигезендә, керемнәрнең 21,2 млрд сумга, чыгымнарның 17,4 млрд сумга артуы күздә тотыла.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2014 елдан алып беренче тапкыр 2019 елның федераль бюджеты профицитлы булачак. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ Премьер-министры  Дмитрий Медведев хәбәр итте.

2018 елның августында Россия тулаем эчке продукты үсеше еллык чагылышта июльдәге 1,8% каршы 1% кадәр акрынайган. Гыйнвар-августта күрсәткеч елга ел 1,6%ка үскән. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгының “Эшлекле активлык картинасы. 2018 елның сентябре” күзәтүендә хәбәр ителә.

Рубль курсы ныгыды һәм соңгы еллардагы структур макроикътисад үзгәртеп корулары ярдәмендә кыска сроклы перспективада фундаменталь әһәмиятенә кайтырга мөмкин. Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләт һәм муниципаль финанс контроле өлкәсен киңәйтә торган закон проектын кабул иткән. Документ РФ Хөкүмәте инициативасы.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты парламентның түбәнге палатасына 2017 елда федераль бюджет үтәлеше турында закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ягулыкка бәяләрне арттыру ярамау турында кисәтте.


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

РФдә нефтькә экспорт пошлинасы, Финанс министрлыгы исәп-хисаплары буенча, 2018 елның 1 октябреннән $7,5га күтәреләчәк һәм тонна өчен $137,5 тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен $130  тәшкил итә. Бу хакта Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда әйтелә.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстанның 2019 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 251,2 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта 2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International