ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара валюта фонды 2018 һәм 2019 елларга Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразын апрель дәрәҗәсендә саклап калды. Бу хакта Мәскәү белән консультацияләр йомгаклары буенча фондның хәбәрендә әйтелә.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Ул бу елның беренче яртыеллыгында республиканың бюджеты үтәлеше параметрларын тикшерүгә багышланды.

2018 елның гыйнвар-августында федераль бюджет тулаем эчке продуктның 3,1% профициты яисә 1,962 трлн сум белән үтәлгән. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы материалларында әйтелә.

Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен старттагы салым салуның льготалы режимыннан гомуми режимга акрынлап күчү механизмы Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнә. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин Көнчыгыш икътисадый форумында җиткерде.

РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин агымдагы елның III-IV кварталларында Россиянең тулаем эчке продукт үсеше 1,9%тан артып китә алуында шикләнә. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисадый форум кулуарларында җиткерде.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына бюджет барышы кысаларында салым льготаларын бәяләү турында закон проектын керткән. Бу хакта парламентның түбәнге палатасының мәгълүмат базасыннан билгеле булды.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2018 ел йомгаклары буенча дәүләттә инфляция 3,5% дәрәҗәсеннән арту мөмкинлеген таный, ләкин мондый куркынычны бик югары дип санамый. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

Рубльнең агымдагы үзгәреше вакытлы характерда һәм капиталның бөтендөнья хәрәкәтенә бәйле. Бу хакта Россия финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин финанс хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүген Бөтенроссия һөнәри бәйрәм “Финанс өлкәсе хезмәткәрләре көне” уңаеннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International