ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елда РФ федераль бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 0,5% тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Австрия эшлекле даирәләре белән очрашуы вакытында хәбәр итте.

Бөтендөнья банкы 2018 елда РФдә икътисад үсеше 1,5% дәрәҗәсендә булыр, 2019-2020 елларда 1,8% кадәр кызуланыр дип фаразлый. Бу хакта Бөтендөнья банкының “Глобаль икътисадый перспективалар” докладында хәбәр ителә.


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Хисап палатасы Россия тулаем эчке продукты үсешен 2018 елда 1,7%ка – Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим иткән диапазонның түбән чигеннән диярлек фаразлый дип җиткерде Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин.

РФдә инфляция буенча Үзәк Банкның 4%ка таргеты 2018 елда үтәлеп бетмәячәк; ел йомгаклары буенча инфляция 2,7-3,2% диапазонында булачак дип җиткерде Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.


1
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

2018 елның 15 маеннан алып 31 майга кадәр Татарстан Республикасында республиканың җирлек башлыклары белән зона семинар-киңәшмәләре узды.


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон" кунакханә комплексында «Ак Барс» банкы акционерларының еллык киңәшмәсе узды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталында кече нефть компанияләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алга таба бурычлар турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International