Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасарлары, финанс министрлыгының һәм ТР финанс министрлыгының казначылык Департаменты катнашты. Финанс министры урынбасары Рифнур Сөләйманов коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсендә законнарның камилләшүе белән бәйле Федераль законнардагы үзгәрешләр турында чыгыш ясады.
10 декабрь, шимбә көнне РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров КФУда "Россиядә бюджет реформаларының проблемалары һәм алдагы хәле турында" гавәми лекция укыячак. Әлеге лекция фәнни һәм укыту эшчәнлеген тормышка ашырыр өчен университетка әйдәп баручы укымышлы кешеләрне җәлеп итәр өчен КФУның үсеш программасы кысаларында оештырыла.
Керү ирекле, лекция тыңларга укытучы, аспирант, магистр, финанс-икъдисад белгечлеге буенча өлкән курсларда укучы студентлар һәм барлык теләүчеләр чакырыла.
Бюджет турында ачыкланган законга карата 2011 ел нәтиҗәләре буенча керемнәрнең гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итәчәк, - диде РФ финанс министры вазыйфаларын башкаручы Антон Силуанов.
"Әгәр дә ноябрьдә төзәтмәләр керткән бюджетны алсак, керемнәрнең гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итә", - диде А.Силуанов.
Бюджет нефть өчен $108 за баррель бәясеннән чыгып исәпләнгәнен искә төшерде ул, тик бәя бераз югарырак булганга нефтегаз керемнәре арткан.
А.Силуанов әйтүенчә, 121 млрд сумның бер өлеше - өстәмә нефтегаз керемнәре - резерф фондын формалаштыруга, ә нефтегаз керем булмаганы - киләсе ел взаимствованияләрен киметүгә тотылачак.
"Боларның барысы да агымдагы ел бюджетыны профицитын арттыруга китерәчәк. Безнең фикер буенча, бу ВВПның 0,5%, ә бәлки аннан да артыграк тәшкил итәчәк", - диде министр вазыйфаларын башкаручы.
Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бүген инвалидлар эшләре буенча Президент советының беренче утырышын уздырды. Беренче утырышта фикер алышуның темасы "Уңайлы әйләнә-тирә моһит" республика программасының тормышка ашырылуы булды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы
Совет Татарстан Республикасы инвалидалы һәм инвалидлык мәсьәләләрен чишү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте белән җирле үзидарәләр һәм башка орган һәм оешмалар белән эшләү һәм һзара йогынтыны килештерелгәнчә тормышка ашыру өчен киңәшләшү органы булып тора.